Ак яңгырлар
Ак яңгырлар үттеме ни,
Көзләр дә җиттеме ни?
Тынгы белмәс (йокы бирми) сандугачлар
Чит җирләргә киттеме ни?
Ак яңгырлар үттеме ни,
Көзләр дә җиттеме ни?
Тынгы белмәс (йокы бирми) сандугачлар
Чит җирләргә киттеме ни?
Сине күреп янып йөрдем
Әйтә алмый теләгемне
Әйтелмәгән мәhәббәтем
Яндыра йөрәгемне.
Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй… бары тик миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне…»
Канат кагып
Кошлар сайраган чагында
Бөдрә талларда,
Җәй кояшы җиргә
Якты нурын чәчеп
Балкып торганда,
Беләм гомер йомгагымның
Яртысы сүтелгәне,
Җырларымның җырланганы,
Юлларның үтелгәне.
Моңсулы чакларда, сыкранып йөрәгем
Чак кына туктамый каласы.
Язмышның сынавын, җазасын , газабын
Бик якын үзеңә аласын.
Агач башлары шаулыйдыр
Җилдәнме, яңгырданмы?
Әллә елларга сөйлисе
Моңнары авырданмы.
Вакыт толымнарын үрәм, сүтәм,
Кыш-язларны көтәм һәр вакыт.
Кышларымны гына, язларымны гына,
Җәйләремне булмый туктатып.
Вакытларны булмый туктатып.
Яфраклары яшел ак каенга
Юл буеннан аклар килделәр.
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавына асып киттеләр.
Сиңа багышлап мин,
Җыр эзләдем
Сиңа булган җырым йөрәктә
Бакчаларда кереп гөл күзләдем
Шул җыр булсын,
Шул җыр булсын
Шул җыр булсын сиңа бүләккә