Гашыйклар тавы
Гашыйклар тавына бардым,
Югалган эзне табып.
Төз наратлар баш иделәр,
Моңсу тынлыкка калып.
Гашыйклар тавына бардым,
Югалган эзне табып.
Төз наратлар баш иделәр,
Моңсу тынлыкка калып.
Яратам дисең син өзелеп,
Күрәм мин йөзеңнең алсуын,
Мин дә сине сөям димәгәч,
Сизәм йөрәгеңнең ярсуын.
Күзләреңдә йолдыз нуры балкый,
Йолдыз кабынганда тудыңмы әллә?
Бу көннәрдә бик бәхетле елмаясың
Син кемгәдер гашыйк булдыңмы әллә?
Айның якты нуры җиргә атылганда,
Чәчләремнән сыйпап җилләр искәндә.
Хисләр ташый микән
Яшьли сөйгән ярым
Тәүге умырзая бүләк иткәндә?
Ничек яшәдем икән мин
Син очраган көнгә кадәр?
Бер ел үткән кебек, сине
Бер тәүлек күрмәсәм әгәр.
Җырларым булып,
Моңнарым булып,
Кердең, син минем
Кердең күңелгә.
Онытылмас булып,
Онытылмас булып,
Кердең күңелгә,
Кердең күңелгә.
Яшьләй кердең йөрәгемә,
Өзелеп сөйдем мин сине.
Тик мин ялгышканмын икән,
Алыштырдың бит син мине.
Ятлар биргән алсу чәчәк
Түшләреңә син кададың.
Мине генә сөям, дидең.
Күзгә карап алдадың.
Юлда йөрсәм, никтер күңелем
Яктыра матур уйлардан.
Нинди серләр бардыр офыкта? —
Чакыра әллә кайларга.
Янгыр көткән иген кыры сыман,
Сагынып көтәм сине, зар булып.
Кил син, бәгърем, кил син, бәхет кошым,
Гомерлеккә мина яр булып.
Тылсымлы бәхет кошын,
Үзем бер күрсәм иде.
Төшләремә булсада,
Ул килеп керсә иде.
Ышанамын нигәдер,
Шул кошның барлыгына.
Кайчанда бер мәл килеп,
Ул мине табырына.