Кариделем туган як

Кариделем синедә туып үстем,
Әчтем татлы чишмә суларын.
Җәйге иртәләрдә сандугачар
Сайраганын тыңлап туймадым.

Кайтырмын!..

Һаваларда болыт,
Ак җилкәннәр булып,
Кая бара, кая агыла?..
Юк, йөрмәмен озак,
Чит жирләрдә чыдап,
Кайтырмын мин туган ягыма!..

Йөрдек без походта

Мендек биек тауга, күрмәдек бөркет,
Бөркет качып беткән, кешедән куркып.
Кердек карурманга, күрмәдек төлке,
Төлке эзләп йөрү хәзер бит көлке.

Идел суы ага торыр

Идел суы ага торыр,
Алысларга бара торыр.
Кылыч тотып килсә дошман,
Идел-суга бата торыр.
Кылыч тотып килсә дошман,
Идел-суга бата торыр.

Сагынам (алтынчы вариант)

Төшләргә кереп син йөдәтмә,
Авыр бит болай да йөрәккә.
Юллар бит бүленгән күптәннән,
Назлы җил исмәс шул үткәннән.