Керкәле таулары
Керкәле авылы кайда? —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.
Керкәле авылы кайда? —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.
Дим талына кунып,
Кемне көткән булып,
Сайрый икән сары сандугач?
Ничек түзсен кошкай,
Минем сердәш дускай,
Эчкәйләре тулы моң булгач?
Исә әче, җилләр исә,
Кыш киләсе сиздереп.
Каңгылдашып казлар китә
Үзәкләрен өздереп.
Гөлбакчама килеп
Матур кош кунды…
Күзәттем мин оны сокланып…
Ул озак тормады, күккә очты.
«Син оча күр», — дидем, — сакланып?!
Ул озак тормады, күккә очты.
«Син оча күр», — дидем, — сакланып?!
Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!
Канатларын талдырып,
Туган җирне калдырып
Бездә туып үстең син.
Чык суларын эчтең син.
Кәркәле авылы кайда —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам —
Читләргә китәмен дә.
Күңелле безнең туган шәһәр,
Ямьле язларда килсәң әгәр.
Идел тулып акканда,
Акчарлаклар кайтканда
Күңелле безнең шәһәр.
Каршы ала, озатып кала
Поездларны Кукмара.
Поездлар ерак китсә дә,
Ерагаймасын ара.
Куаныч күле кайда? —
Идел буе тугайда.
Идел буенда йөрдек,
Куаныч күлен күрдек.
Килдураз авылы кайда? —
Зөя буе тугайда.
«Килдураз — туган җирем», — дип
Сайрый анда тургай да.