Илеш авылы

Илеш авылы кайда дисәң,
Тулган айның янында.
Бәхетле йолдыз астында,
Агыйдел буйларында.

Илешкә кайттым, әйтерсең
Яшьлек белән күрештем.
Кошлар да үзенчә сайрый,
Үз моңы бар Илешнең.

Онтылмый яшьлектә ярсып
Агыйдел кичкәннәрем.
Беренче мәхәббәт дигән
Утларга төшкәннәрем.

Илешкә кайттым, әйтерсең
Яшьлек белән күрештем.
Кошлар да үзенчә сайрый,
Үз моңы бар Илешнең.

Сагынмам да кебек иде,
Төшләргә керә Илеш.
Гел җәйге ямьнәре белән,
Ямь-яшел чирәм килеш!

Илешкә кайттым, әйтерсең
Яшьлек белән күрештем.
Кошлар да үзенчә сайрый,
Үз моңы бар Илешнең.

Оставьте комментарий