Хаталар төзәлмәсләр

Сахраларга барган чакта,
Гөлләргә кагылырсың.
Кайларда йөри икән, дип,
Ярыңны сагынырсың.
Гөлләр, хуш исләр таратып,
Әйләндерер башыңны.
Яшьлек хаталарың өчен
Койма, җаным, яшеңне.

Еласаң да, елмайсаң да,
Хаталар төзәлмәсләр.
Яшьләрең тамган чәчәкләр
Көярләр, түзәлмәсләр.

Сахраларга барган чакта,
Чакыр якын дустыңны.
Үкенечләр сүндермәсен
Күзеңдәге очкынны.
Бик ямансу чакларыңда,
Сахраларга барырсың.
Сандугачлар да сайрамый
Ятка калган яр өчен.

Еласаң да, елмайсаң да,
Хаталар төзәлмәсләр.
Яшьләрең тамган чәчәкләр
Көярләр, түзәлмәсләр.

Оставьте комментарий