Үзең сизмәдең

Күкләреңдә серле йолдыз булып,
Яшерен генә сине күзләдем.
Төннәр буе сөеп, назлап чыктым,
Ярый әле үзең сизмәдең.

Җылы эзли җаннар

Кулларымнан багып юрамагыз,
Сорамагыз ничек диеп хәлең.
Мәхәббәтне эзләп, җылы эзләп,
Учларымда учак яккан мәлем.

Әни (беренче вариант)

Биш баламның бересе кайтыр диеп
Өстәлеңдә чәең суынмый.
Синең фатыйхаңны алмый чыксам
Ни өчендер юлым уң булмый.

Әнкәй (бишенче вариант)

Күл өстендә үскән төнбоектай,
Нигә әнкәй йөзең бик боек?
Ни булды? Нигә дәшимсең син миңа?
Күңелемдә шуңа тыңгы юк.

Әнкәй (дүртенче вариант)

Тәүге ачкан иң мәһабәт ишек,
Туган ильне ачкан ишектер,
Шул ишектән әнкәй ятлап чыкса,
Ерактан да йөрәк ишетер.