Җылы эзли җаннар

Кулларымнан багып юрамагыз,
Сорамагыз ничек диеп хәлең.
Мәхәббәтне эзләп, җылы эзләп,
Учларымда учак яккан мәлем.

Кушымта:
Мәхәббәткә табынганнар
Минем хәлне бәлки аңлар.
Ак бураннар кочагында
Җылы эзләп йөри җаннар.

Күбәләктәй очам ут-ялкынга,
Ай күрер дә якты йолдыз алыр…
Тик мәхәббәт, көмеш бер чың булып,
Безнең җанның җылысында калыр…

Оставьте комментарий