Амин, Асин, Абез

Кайчан да булса барсы бетәчәк!
Һәм безнең урынга бүтән кешеләр киләчәк,
Без килгән шикелле, ә калганнар сизмәячәк!
Кабат очрашырга сәбәп бир, киләчәк!

Алтын гомер (беренче вариант)

Алтын да гына алтын балдак,
Алтын гына еллар, ай уза.
Алтын тузганнары сизелми,
Безнең алтын гомерләр туза.

Алмачуар

Җил уйнатып атлар узды олы юлдан,
Тояклардан күтәрелгән тузан тынган.
Томырылып чапкан ярсу алмачуар
Әллә инде, минем яшьлек үзе булган.

Аклы — каралы тормыш

Бер көн — табыш,
Бер көн — сагыш,
Аклы-каралы тормыш.
Табышларга — сөендереп,
Сагышларга — көендереп
Эй, сыный безне язмыш.

Ак чәчәкләр (дүртенче вариант)

Ак чәчәкләр, ап-ак язлар микән?
Ак өметләр микән көзләрдә?
Аклык эзләп, аклык күзләп үткән
Гомер үзе нинди төсләрдә?