Агымсу
Айлы кичләрдә күңелем кузгала,
Сагынуым ургып, ургып юл ала.
Әйтче, агымсу, ник күңелем боек,
Нигә ямансу, әйтче, агымсу?!
Айлы кичләрдә күңелем кузгала,
Сагынуым ургып, ургып юл ала.
Әйтче, агымсу, ник күңелем боек,
Нигә ямансу, әйтче, агымсу?!
Агыйделне иңләп, буйлап,
Йөзәсең үрдәккәем.
Ташлармын дисәң, ташларсың,
Таш булса бәгеркәең.
Син Агыйдел кызы инде,
Агыйдел табынганын.
Төштә курдем иңнәреңә.
Дулкыннар кагылганын.
Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.
Ага сулар, ай, ага шул,
Бездән соң да агачак.
Әй, үкенечкә генә кала
Безнең бергә булган чак.
Ага сулар, ага сулар,
Бер болгана, бер тына.
Агымсулар кебек күңелем
Кая шулай талпына?
Ага сулар, ага сулар,
Сулар салкын мыни ул?
Иң беренче сөюләрем
Сүнәр ялкын мыни ул?
Тилмерешеп яшәр өчен
Килек мени бу дөньга?
Язгы таңда икебезне
Табыштырган инеш ага.
Очраттым мин
Яшьлек таңында
Бер чибәрне
Туган ягымда.
Агыйделнең парахуты,
Җитә алмый кызыл ярга, шул,
Җитә алмый кызыл ярга.