Авылым егете

Очраттым мин

Яшьлек таңында
Бер чибәрне
Туган ягымда.

Бик яраттым
Авылым егетен.
Юллар аерылды,
Калды өметем.

Ничәнче тапкыр
Карлар эреде…
Чишмә буенда
Ялгыз йөредем.

Сагышны булмый
Суга агызып.
Үткәннәр кайтмый, —
Калдым ялгызым.

Калды йөрәктә
Мәңгелек яра.
Тормыш юлыннан
Мин ялгыз барам.

Бик сагындым
Авылым егетен.
Юллар аерылды, —
Калды өметем.

Оставьте комментарий