Авыл көе (Карачатау җыры)
Агыйделнең парахуты,
Безгә җитә алмый уты шул,
Безгә җитә алмый уты.
Агыйделнең парахуты,
Безгә җитә алмый уты шул,
Безгә җитә алмый уты.
Гөл бакчасына керәм дә,
Су сибәм гөлләремә.
Мәңге онытылмаслык булып
Калдың күңелләремдә.
Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз, хуш, иркәм.
Һавалардан очып үтте
Күгәрчен көтүләре.
Әл(е) дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.
Әл(е) дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.
Абау, Алла, уф Алла,
Торган җирләрем кала.
Торган җирләрем жәл түгел,
Туып үскән җир кала.
Биек тауларның башында,
Ах, мин каеннар булсам;
Ах, үзем каеннар булып,
Син былбыл булып кунсаң.
Безнең авылның кызлары
Аклы күлмәк кияләр.
Эшкә оста, сүзгә кыска
Егетләрне сөяләр.
Авыл кызы, назлы карлыгачым,
Чын куңелдән сине сөйдем мин.
Бүген тагын кичен,
Сине күрер өчен,
Бакчагызга сагынып килдем мин.
Йөрәгемне яндырадыр
Бер мәхәббәт ялкыны.
Карыймын да тулган айга,
Сагышымнан ул саргая:
«Яртмый шул, яратмый!» — дип моңлансаң.