Төшләремә кер син

Төшләремә кер син,
Өннәремдә кил син.
Язмышым булсаңчы,
Ялгышым булма тик.

Һәр көнне керәсең
Төшемә, төшемә.
Көн саен төшәсең
Исемә, исемә.
Һәрвакыт син минем
Уемда, уемда.
Син дә уйлыйсыңмы
Минем турында?

Төшләремә кер син,
Өннәремдә кил син.
Язмышым булсаңчы,
Ялгышым булма тик.

Яратып карыйлар
Күзләрең, күләрең.
Нурланып балкыйдыр
Йөзләрең, йөзләрең.
Тик син диеп тибә
Йөрәгем, йөрәгем.
Синсез үтмәс минем
Көннәрем, төннәрем.

Төшләремә кер син,
Өннәремдә кил син.
Язмышым булсаңчы,
Ялгышым булма тик.

Язмышым булсаңчы,
Ялгышым булма тик…

Ничек яшәгәнбез:
Син минсез, мин синсез?
Дөньяның яме юк
Янусыз, көюсез.
Барырбыз бәхеткә
Юл ярып, юл ярып.
Бул минем гомерлек
Тиң ярым, тиң ярым.

Төшләремә кер син,
Өннәремдә кил син.
Язмышым булсаңчы,
Ялгышым булма тик.

Оставьте комментарий