Күкләрдәге күгәрчен
Күкләрдә оча күгәрчен
Сыңарын эзли микән.
Әллә илгә шул биектән
Тынычлык тели микән.
Күкләрдә оча күгәрчен
Сыңарын эзли микән.
Әллә илгә шул биектән
Тынычлык тели микән.
Күгәрченнәр ояда,
Оялары пыяла.
Күгәрчен кебек гөрләшеп,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Яшик бергә дөньяда.
Күк күгәрчен күктә уйный,
Күләгәсе җирдә уйный.
Минем күңелем сине уйлый,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Синең күңелең кемне уйлый?
Син дә күгәрчен идең лә,
Мин дә күгәрчен идем;
Һаваларда очып йөрсәм,
Күреп сөйләшер идем.
Чия ата, чия ата,
Чия ата чәчелеп.
Чия чемнәрендә булсаң,
Алыр идем яшереп.
Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәлам булып җилдә тирбәлә.
Кыр казлары артыннан
Биеклеккә тартылам.
Хыялыма китәр идем
Кыр казлары артыннан.
Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.
Кыр казлары, кыр казлары
Килде туган якларга,
Зәңгәр күктән
Шаулый-шаулый үттеләр.
Алар үткән, алар үткән
Чакта минем күңелемдә
Таныш җырлар яңгырап киттеләр.
Каерылып миңа карый-карый,
Кыр казлары оча, җай гына.
Өнемдә дә оча, төшемдә дә оча,
Синең якка, синең яныңа!