Кыр казлары (икенче вариант)

Кыр казлары, кыр казлары
Килде туган якларга,
Зәңгәр күктән
Шаулый-шаулый үттеләр.
Алар үткән, алар үткән
Чакта минем күңелемдә
Таныш җырлар яңгырап киттеләр.

Кыр казлары, кыр казлары,
Әйтегезче сез миңа.
Көйлисез сез, көйлисез сез
Кайсы якның җырларын?
Сезнең җырлар, сезнең җырлар
Алып килдеме әллә
Сагыну сәламнәрен дусларның?

Кыр казлары, кыр казлары,
Зәңгәр күктән үттеләр.
Тавышлары, тавышлары
Еракларда югалды.
Алар китте, алар китте,
Ләкин минем күңелемдә
Ераклардан килгән моң калды.

Оставьте комментарий