Күкләрдәге күгәрчен

Күкләрдә оча күгәрчен
Сыңарын эзли микән.
Әллә илгә шул биектән
Тынычлык тели микән.

Күкләрдәге күгәрчен
Кайгы-хәсрәт күрмәсен.
Мәхәббәттән янган йөрәк
Сагыштан сүрелмәсен.

Күкләрдә оча күгәрчен
Күктә иркен күрәсең.
Әллә җирне шул биектән
Килде микән күрәсе.

Күкләрдәге күгәрчен
Кайгы-хәсрәт күрмәсен.
Мәхәббәттән янган йөрәк
Сагыштан сүрелмәсен.

Күкләрдә оча күгәрчен
Кемнәрне эзли икән.
Дөньялар тыныч булсын, дип,
Теләкләр тели микән.

Күкләрдәге күгәрчен
Кайгы-хәсрәт күрмәсен.
Мәхәббәттән янган йөрәк
Сагыштан сүрелмәсен.

Оставьте комментарий