Сандугачым (икенче вариант)
Сандугачым-сайрар кошым,
Синең моңга зарыкканмын.
Күптән көздә яшәсәм дә
Барлыгыңны онытмадым.
Сандугачым-сайрар кошым,
Синең моңга зарыкканмын.
Күптән көздә яшәсәм дә
Барлыгыңны онытмадым.
Дим талына кунып,
Кемне көткән булып,
Сайрый икән сары сандугач?
Ничек түзсен кошкай,
Минем сердәш дускай,
Эчкәйләре тулы моң булгач?
Туган илдән читтә, еракта
Бер сандугач моңын тыңладым,
Сагынгуга, сары сагышка
Түзә алмый кушылып җырладым.
Туган илдән читтә, еракта
Бер сандугач моңын тыңладым,
Сагынгуга, сары сагышка
Түзә алмый кушылып җырладым.
Мәхәббәт мәхәббәт инде,
Кайларга куйыйм аны?
Авырмыни сагынырга
Өзелеп сөйгән ярны?
Сандугачларны санама
Исәбен тутырырга.
Әйдә алма бакчасына
Сөйләшеп утырырга.
Олы язлар килгән чагында
Кайтып сайраса кошлар,
Дулкынланып ага сулар,
Күңелгә матурлык тула, дуслар,
Аһа-һа-һа-һа-һа-һа-һа,
Күңелгә матурлык тула, дуслар.
Сандугачлар китә инде,
Бик моңсу булыр инде.
Сайраулары күңелләрдә
Яңгырап торыр инде.
Сары сандугач тотаем,
Телен ничек отаем?!
Сандугач җыр суза
Тын гына, моң тына;
Өзелеп-өзелеп,
Сандугач җыр суза
Тын гына, моң гына —
Кемне ул юксына?