Зәңгәр кыңгыраулар

Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл
Бүләк иткәннәрең истә гел.
Шуннан бирле, сине сагынганда
Кыңгыраулар чыңын ишетәмен.

Ерактагы якын кешемә

Таулар сере — синең ачкан серләр,
Таулар керә минем төшемә.
Күңел күзем һаман сиңа карый —
Ерактагы якын,
Ерактагы якын кешемә.

Елмай

Уяндыңмы, елмай —
Көнне башла шулай.
Елмай үз-үзеңә,
Әйтәсе сүзеңә,
Тәрәзәдән кергән,
Өйне нурга төргән,
Һәрчак изге көнгә,
Сәлам биргән гөлгә.

Нигә шаян күзләрең?

Нигә син көләсең,
Бәгырьне теләсең?
Югыйсә син генә
Серемне беләсең.
Нигә син көләсең,
Көнләшеп үләрсең —
Кемнәрнең шатлыгын
Урталай бүләсең?