Чәчәк бирәм сиңа…

Чәчәк бирәм сиңа,
Тик сине мин
Чәчәкләргә генә тиңләмим.
Нәфис тә син,
Гүзәл дә син гөлдәй,
Тик чәчәкләр кебек шиңмә син.

Чәчләре чәчкә бәйләнгән

«Урамнардан узсам да мин,
Яланнарга чыксам да мин,
Очратамын сине һаман да,
Менә бүген тагын монда, —
Очраштык без ял йортында,
Сөю теләп йөрәк янганда.

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса?!
Нәрсә соң ул күктә янган кояш,
Үз кояшың балкып тормаса.

Чәчкәйләрең толым — толым

Чәчкәйләрең толым — толым,
Аны ничек үрәсең?
Толым—толым чәчләреңне,
Толым—толым чәчләреңне
Көндә килә күрәсем.

Чәчкә гомере

Чәчкәләрдән син чәчкәгә кунма,
Күрше чәчкәгә кулыңны сузма.
Чәчкә гомере бик-бик аз гына,
Чәчкә гомере бары яз гына.