Чәчләре чәчкә бәйләнгән

«Урамнардан узсам да мин,
Яланнарга чыксам да мин,
Очратамын сине һаман да,
Менә бүген тагын монда, —
Очраштык без ял йортында,
Сөю теләп йөрәк янганда.

Сөям сине,
Сизәсеңме,
Синең өчен башым әйләнгән.
Без мәңгегә
Булыйк бергә,
Чәчләр безнең чәчкә бәйләнгән…»

Шулай сайрый матур егет,
Ә кыз аны тыңлый көлеп
Һәм башына карый шул чакта.
Ә егетнең хәле яман:
Башында бер чәч калмаган —
Ялтырап ла тора кояшта.

«Ха-ха, ха-ха,
Җаным, Вафа,
Башың пеләш икән, беләмсең?
Шулай булгач,
Һай сандугач,
Чәчләр ничек чәчкә бәйләнсен?..»

Оставьте комментарий