Ялгыз агач

Биек тау башында, авылым каршында,
Күп гасырлар шаулый бер агач.
Беркем белми аның
Кайчан туган чагын,
Беркем белми aның серләрен.

Язларда кайтыгыз

Тургайлы кырларга, җырларым тыңларга
Талпынмый түзә соң кайсыбыз?
Дусларым, аңлагыз, яз күрми калмагыз,
Туган як көтә бит, кайтыгыз.

Юллар (беренче вариант)

Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.