Ямьле, тәмле
Ал чәчәкле илебез,
Гөл чәчәкле илебез;
Җир шарында кояш булып
Тора безнен илебез.
Ал чәчәкле илебез,
Гөл чәчәкле илебез;
Җир шарында кояш булып
Тора безнен илебез.
Танып буе яшел чирәм,
Аның иркен болыннары.
Чут-чут итеп кошлар сайрый
Атканда алсу таңнары.
Челтер-челтер аккан суы
Моң өсти йөрәкләргә
Әй, ямьле туган якларым
Китмимен еракларга.
Әй, ямьле дә Сөн буйлары,
Матур аның таулары.
Тау өстендә шаулап үскән
Каен, нарат урманы,
Каен, нарат урманы.
Ямьле елга Сөн генә,
Уйларымда син генә.
Сандугач сайрый тирәктә,
Сайрый Ык буйларында.
Уңган кызлары мактала
Халкыбыз җырларында.
Агыйделкәйләрнең аръягында
Кына гөлләр үскән бер төптә.
Агыйделкәй кайда, ай, тугайда,
Агыйделкәй кебек су кайда.
Агыйделкәйләрнең, ай, һавасы
Җанга рәхәт, тәнгә зур файда.
Агыйделкәй алкын, суы салкын
Ак үрдәкләр каршыда йөзә алмый.
Агыйделкәйләрнең, ай, кичкәндә
Бер җырладым ишкәкләр ишкәндә.
Синең миңа һәр агачың таныш,
Һәр инешең таныш, һәр үрең.
Һәр үләнең миңа сәлам бирә,
Һәр кош сайрый миңа үз серен.
Ялгыз нигез дәшә мине,
Күңел тулы сагышым.
Башларымда мең дә бер уй,
Өйгә кайтып барышым.