Яшь төзүчеләр

Күз өстендә каш кебек ул — төзүче,
Йортлар сала таш тезеп ул — төзүче;
Кояш кертә өйләргә ул — төзүче,
Жирне бизи ашкынып ул — төзүче.

Яшьлегем учаклары

Шомыртлар белән узышып
Язлар саен ак чәчәктә,
Авылым алмагачлары,
Чәчәкләрне көнләштереп,
Гүзәл яши, гөрләп яши
Минем авылдашларым.

Яшьлегем чишмәләре

Моңлы чишмә уяна кич,
Гөлбакчасын йөгереп чыгам,
Кем моңлана — күренми һич.
Яшьлегем чишмәләре
Еракта халкым моңнарында,
Авылда гармун телләрендә,
Калыр ул, югалмас чишмәләр.

Ятим зиратлар

Басу уртасында — яшел утрау,
Учма-учма каен, наратлар.
Яшел сагыш булып сибелгәннәр
Авылларсыз калган зиратлар.