Яшьлегем башкаласы

Колач җәеп каршы алдың
Син яшьлек елларымда.
Бәхетле язмыш теләдең
Нур сибеп юлларыма.

Нефтекама — гүзәл кала
Яшьлегем башкаласы.
Данлы хезмәт сөючеләр,
Нефтьчеләр каласы.

Сокланамын алтын куллы
Асыл кешеләреңә.
Кушылып ага синең даның
Арлан нефтьләренә.

Нефтекама — гүзәл кала
Яшьлегем башкаласы.
Данлы хезмәт сөючеләр,
Нефтьчеләр каласы.

Горур калам, күкрәгемдә
Кабыздың нурлы ялкын.
Җыр, хезмәт юлдаш булганга.
Бәхетле синең халкың.

Нефтекама — гүзәл кала
Яшьлегем башкаласы.
Данлы хезмәт сөючеләр,
Нефтьчеләр каласы.

Оставьте комментарий