Сараш

Тол буенда ямьле Сараш ягы,
Урманына кереп югалам.
Тирәклекләр, ал-гөл чәчәкләре
Кочагына кереп югалам.

Кайларга гына китсәм дә,
Сагынам сине, Сараш.
«Аһ» дип уфтануымны
Искән җилләрдәй сораш.

Ташлап киткән картлар һәм яшьләрең
Кире кайтыр мәңге китмәскә.
Чибәр кызлар белән туйлар ясап
Нигә монда гомер итмәскә?

Үзәкләремне өздереп
Сагындыра ул Сараш.
Сарашка искән җилләрдән
Безнең хәлләрне сораш.

Кайтчы, дустым, йөрмә чит илләрдә
Адашкан кешедәй урманда.
Кабул итәр сине туган ягың
Кочагына — җылы юрганга.

Үзәкләремне өзәсең,
Сагындырасың, Сараш.
Сараш якларын сагынсаң,
Искән җилләрдән сораш.

Оставьте комментарий