Тулган ай

Елгалар актылар ташып,
Ай булды сөюгә шаһит,
Аңа ачтым мин йөрәк серемне…
Вәгъдәләр биреп гомергә,
Бик бәхетле идек, нигә
Югалттым, иркәм, мин сине?

Туктатыгыз сугышларны

Солдатларның аналары,
Солдатларның аталары, —
Үстермәдек сугыш өчен балаларны.
Ут эченә керәм, диеп.
Мин үтерәм, кырам, диеп,
Язмышларын әллә алар сайлаганмы?

Туган көнең белән! (беренче вариант)

Туган көн төне хыял төнедер,
Уйлыйсың, беләм, янып кемнедер
Үткәнгә кайтсам — хәтер яңара.
Көтәсең бугай… Бәлки, минедер…

Тот рульне, шофер, тот туры

Кыздыра җирне ал кояш нуры,
Эсседән тынган кошларның җыры.
Яңгырата кырны, шаулата кырны
Машиналарның армас моторы.