Тулпар атым

Атлар күрсәм оча күңлем,
Хыял кошым канат кага.
Ат өстендә мәйдан тоткан
Малай чагым кабатлана.

Нурга күмеп мәйдан күген
Балкый җиңү кояшы.
Малай чакта иңзур бүләк
Кызларның күз карашы.

Ярыш кыза, мәйдан кыза,
Йөрәкләр йөрәккә кага.
Ат чабышы, хис дулкыны
Актык ат та бүләк ала.

Нурга күмеп мәйдан күген
Балкый җиңү кояшы.
Җиңүчегә иң зур бүләк
Кызларның күз карашы.

Сизми калдык, чаба-чаба
Чыкканбыз бит олы юлга.
Малай чаклар артта калды,
Ә шулай да йөгән кулда.

Нурга күмеп мәйдан күген
Балкый җиңү кояшы.
Җиңүчегә иң зур бүләк
Сөйгән ярның карашы

Оставьте комментарий