Тулган ай
Елгалар актылар ташып,
Ай булды сөюгә шаһит,
Аңа ачтым мин йөрәк серемне…
Вәгъдәләр биреп гомергә,
Бик бәхетле идек, нигә
Югалттым, иркәм, мин сине?
Елгалар актылар ташып,
Ай булды сөюгә шаһит,
Аңа ачтым мин йөрәк серемне…
Вәгъдәләр биреп гомергә,
Бик бәхетле идек, нигә
Югалттым, иркәм, мин сине?
Кыр казлары китте тезелеп,
Калды үзәкләрем өзелеп…
Пар казлардай идек без элек, без элек!
Язмышыбыз явыз шаярды,
Ул мәңгегә өзде араны,
Йөрәгебез hаман яралы, яралы…
Соң булса да, сиңа мин хат язам,
Ничә еллар күрми яшәдем.
Исемең дә инде онытылган,
«Чибәр кыз» дип кенә дәшәмен.