Тулган ай

Елгалар актылар ташып,
Ай булды сөюгә шаһит,
Аңа ачтым мин йөрәк серемне…
Вәгъдәләр биреп гомергә,
Бик бәхетле идек, нигә
Югалттым, иркәм, мин сине?

Төшләремә, зинһар, кермә!
Изге хисләремнән көлмә,
Ялгыз яшәве авыр Сак-Соктай…
Югалдың син Зөһрә кыздай…
Ник шаяртты язмыш болай?
Күктә йөзә бары тик тулган ай…

Ай хәзер минем сердәшем,
Син диеп аңа эндәшәм —
Көтәм һаман да сине, кадерлем!
Кичер син минем ялгышны!
Сынамыйк, бәгърем, язмышны,
Белик бу тормыш кадерен!

Күңелемне, зинһар, аңла! —
Көтәм сине мин һаман да,
Сөям сине әле дә, яратам!
Яшәве бик авыр болай,
Түземлек бир миңа, Ходай,
Таяныч бул, үтенәм, тулган ай!

Парсыз калган аккош кебек
Берьялгызым инде бүген,
Синсез ничек мин хәзер яшәрмен?
Син инде минеке түгел,
Шуңа әрни, сыкрый күңел,
Шуңадыр тама яшьләрем!!!

Үткән көннәр белән яшим,
Кая куйыйм ялгыз башым,
Соңгы таянычым син, тулган ай!
Күңлем нәкъ салкын боздай,
Ал үзеңә Зөһрә кыздай,
Сыендыр кочагыңа, тулган ай!

Оставьте комментарий