Туган көнең белән! (беренче вариант)

Туган көн төне хыял төнедер,
Уйлыйсың, беләм, янып кемнедер
Үткәнгә кайтсам — хәтер яңара.
Көтәсең бугай… Бәлки, минедер…

Туган көн килә елгә бер тапкыр,
Тәбрик итәргә син мине чакыр.
Йөрәгем — чәчәк, сиңа дип атыр,
Сөю тулы наз — мәхәббәт кайтыр.

Туган көн төнен үткәрмә ялгыз,
Болай да безне баскан бит сагыш.
Һич тә булмаса, йолдызың күрсен,
Ачып куй пәрдәң, шәмдәлең кабыз.

Туган көн килә елга бер тапкыр,
Тәбрик итәргә син мине чакыр.
Таңнар атканчы биербез икәү,
Сөю тулы наз — мәхәббәт кайтыр.

Күлмәгең кисәң матур ак бүздән,
Аккош буласың күлләрдә йөзгән.
Ак җилкән итеп хыял канатын,
Килеп җитәрдер туган көн тиздән.

Туган көн килә елга бер тапкыр,
Тәбрик итәргә син мине чакыр.
Ак бәхет теләп таңнарың атыр,
Сөю тулы наз — мәхәббәт кайтыр.

Оставьте комментарий