Торыгыз, Мусалар
Кайвакыт күп төрле
Уйлардан йөдисең…
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Басуда — арышлар,
Бакчада әнисләр
Өлгерде, торыгыз,
Торыгыз, Алишлар…
Кайвакыт күп төрле
Уйлардан йөдисең…
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Басуда — арышлар,
Бакчада әнисләр
Өлгерде, торыгыз,
Торыгыз, Алишлар…
Салкыннан куркыпмы торналар, торналар
Җылырак жирләргә очалар, очалар.
Яратмыйм, яратмыйм көзләрне, көзләрне
Тапмагач син киткән эзләрне.
Тормыш дигән алан — чиксез,
Күренми очы-кыры,
Бәхеткәйне эзләгәндә,
Юллар юк шул туп-туры.
Шатлыкларым тугарылып,
Тәгәрмәчләре сынды
Каршылыклар иртә-кичен
Минем юлда шым булды.
Таң нурларын кушып тараганга,
Толымнарың булды микән озын.
Таңда чишмәләрдән су китергән
Авыл кызы бит син, авыл кызы.
Карлыгач булса идем.
Канат кагынса илем.
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем
Сызылып таңнар атканда.
Иңгә-иң терәшеп, бергәләшеп
Яшәүләрнең беләм рәхәтен.
Саф хисләрен саклый белгәннәргә
Ходай учлап бирә бәхетне.
Син чиксезлек, зәңгәр күгем,
Йолдызым булсаң икән.
Йөрәгеңнең иң түрендә
Балкып ла торсам икән.
Таң суына бара яшь киленнәр,
Көянтәләр чәчкә-нур гына,
Чиләкләрдә чишмә суы кайтыр,
Суы белән чишмә моңы да.
Тау буенда йөрдем җәен,
Тау җиләгем эзләдем.
Таптым үзем бер дигәнен,
Таптым, ләкин өзмәдем.
Җиләкләр пешкән икән
Алланып төшкән икән.
Җиләк кебек бу кыз бала
Кайларда үскән икән?