Иделем акчарлагы

Акчарлак канат кага,
Идел тын гына ага.
Акчарлактай ак шәһәрем
Карый елгага.
Үткән еллар, гасырлар,
Шаулаган усал чорлар.
Акчарлаклар елавыдай
Ул җырлар.

Ишкәкче җыры (беренче вариант)

Бөтенләйгә инде еракларга
Пар аккошлар киткән бу күлдән;
Мин дә китәм инде
Шул якларга карап,
Тик үкенмәм микән, үкенмәм?

Казах вальсы

Йомшак нурлар сибә-сибә килә май,
Яшел киемнәрен кия киң тугай.
«Сагынып кайттым туып үскән илне» — дип,
Киң тугайда канат кага бер тургай.

Кайларда йөрисең, сөйгән яр

Кәккүкләр моңая,
Кәккүкләр еракта,
Кешеләр шикелле алар да.
Гомерләр юрасын,
Бәхетләр сорасын
Кәккүкләр без сөйгән ярларга.