Каз үләне

Су буйлары каз үләне,
Кайда икән казлары?
Чит җирләрдә онытканмы
Туган якның язларын?

Каз үләне, каз үләне,
Яланаяк атлыйм әле.
Каз үләне — яшел келәм —
Балачакка кайтыйм әле.

Кайтыр көннәр җиткән инде,
Соңармагыз, казларым.
Язлар җитсә, сулар түгел,
Ташый минем назларым.

Каз үләне, каз үләне,
Яланаяк атлыйм әле.
Каз үләне — яшел келәм —
Балачакка кайтыйм әле.

Көткән казлар кайтып төште,
Таныш казым юк анда.
Учымдагы сулар кайный
Битләремне юганда.

Каз үләне, каз үләне,
Яланаяк атлыйм әле.
Каз үләне — яшел келәм —
Балачакка кайтыйм әле.

Оставьте комментарий