Байкы буе

Байкы суы кая ага?
Өфе ягына бара.
Ярсу йөрәкне басарга
Табасы иде чара.

Байкы буйлары тал гына,
Тал бөресе бал гына.
Монда асыл яр табарсың,
Килеп күңел сал гына.

Байкы суында камышым,
Аның да җиткән чагы.
Байкы буе сылуының
Кайнар икән кочагы.

Байкы буйлары тал гына,
Тал бөресе бал гына.
Монда асыл яр табарсың,
Килеп күңел сал гына.

Талдан сал бәйләп Байкыдан
Иделләргә агарсың.
Байкыларда бер йөрсәң дә
Җаныңа ял табарсың.

Байкы буйлары тал гына,
Тал бөресе бал гына.
Монда асыл яр табарсың,
Килеп күңел сал гына.

Оставьте комментарий