Болгар илем

Чал тарихта, бормаланып-бормаланып,
Гасырлардан килгән юллар бар.
Җимерелгән, янган, диләр…
Дөрес түгел!
Йөрәкләрдә безнең Болгар бар!

Болгар — чишмә яныңда

Чишмәләр дә шаһит үткәннәргә,
Күпме гасыр узып китсә дә,
Ташларында калган кан таплары,
Күз яшьләре күптән кипсә дө.

Болгарым, минем Ватаным

Болгар буйларында җәйрәп яткан
Киң далада үсә кылганнар.
Дошманнардан саклап газиз илен
Бабаларым һәлак булганнар.

Бу җирләрдән синсез китмим

Бу җирләрдән синсез китмим, китмим (китмәем мин)—
Йөрәгемнең шашкан бер мәле.
Шатлыкларга шатлык өстәлсә дә,
Бу дөньямның синсез ни яме?!
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим (китмәем мин)…
Йөрәгемнең шашкан бер мәле.

Бердән-берем, газиз җирем

Туган җирем, урман шавың синең,
Күңелемә сеңде яшь чактан,
Кураеңның сызылып аккан моңы
Гомер буе китмәс колактан!