Онытмаган булсаң…

Син оныткан булсаң әгәр мине,
Назлы җилләр хәбәр китерер.
Чәчләреңнән сыйпап иркәләр дә,
Кулларымны исеңә төшерер…

Онытты дип уйлама

Асыл кошлар кунып сайрый
Яр буе талларына.
Күзем йомсам, бергә чаклар
Килә күз алларыма.
Көн артыннан көннәр үтә,
Сагынып көткән чагым.
Кавышыр көннәр килерме?
Әйт әле, зифа талым.

Очрарсың кебек юлымда…

Авыр мизгелләрне кичергәндә
Тәрәзәдә була күзләрем…
Ак кәгазьгә төшә шигырь булып
Аерылганда әйткән сүзләрең.