Наласа авылы көе (өченче вариант)

Сыздырып гармун уйныйлар
Наласа кырларында.
Сагынуларым, сагышларым
Тик шушы җырларымда.

Наласа күкләре йолдыз
Саныйсым калган икән.
Күз керфекләрен талганчы
Карыйсым калган икән.

Искән чакта, үскән идек
Тал тамырлары кебек.
Үсеп җиткәч таралыштык
Кошлар балалары кебек.

Түгәрәк күл өсләрендә (чикләрендә)
Өзелеп йөзә аккошлар.
Үсеп җиткәч чит-як җирдә
Йөретә безне язмышлар.

Оставьте комментарий