Ямь өстәсем килә бу җиргә

Һәр инешең таныш, һәр үрең.
Һәр үләнең миңа сәлам бирә,
Һәр кош сайрый миңа үз серен.

Мәрхәмәтле язмыш, туган җирдән
Аермачы мине гомергә.
Тир булып та, җыр булып та тамып
Ямь өстәсем килә бу җиргә.

Суың, һаваң, дәва туфрагыңны
Мамык итеп тоя аягым.
Чит җирләрнең гөлләреннән якын
Хәтта синең шайтан таягың.

Мәрхәмәтле язмыш, туган җирдән
Аермачы мине гомергә.
Тир булып та, җыр булып та тамып
Ямь өстәсем килә бу җиргә.

Оставьте комментарий