Чәчәкләр җыям болында
Чәчәкләр җыям болында,
Чәчәкләр сөрмәлеләр.
Янды җан, янды уфтанып,
Билгесез серләреннән.
Чәчәкләр җыям болында,
Чәчәкләр сөрмәлеләр.
Янды җан, янды уфтанып,
Билгесез серләреннән.
Чәнечкеле гөлем
Чәчәк ата төнен,
Тәүлек кенә аның гомере.
Күзен күккә төбәп,
Шатлык моңын көйләп,
Сүнә чәчәк, сүнә тилмереп.
Чык, туган, ямьле бу якның
Данга бай кырларына.
Чык, үкенмәссең, кырга чык,
Азнакай кырларына,
Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр чияләр.
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» — дияләр.
Чиялетау — хыялый тау,
Юл чатыннан ята читтә.
Чияле тау аша үткән
Яшьлек юлын бәхет көтә.
Сандугачның балалары
Талга кунганнар икән.
Кызларыгыз тырышып эшли —
Бигрәк уңганнар икән.
Сезне минем алларыма
Нинди җилләр ташлады?
Йөрәк сезне күрү белән
Дөп-дөп итә башлады.
Бар табигать серләшә, айлы төндә
Йөгереп уйный дулкыннар Дим өстендә.
Акчарлакка охшап, яр читендә
Чайкалалар көймәләр.
Кояш чыкты,
Көзге яфракларга
Алтын төсле нурлар сибелде,
Өй алдында (кырында) чаган… сары, уйчан:
Кемнедер ул сагына шикелле.
Әкрен генә таң килә,
Ак челтәрләрен үреп.
Җилкәннәрен киереп,
Илгә яңа ямь биреп…