Чәчәкләр җыям болында

Чәчәкләр җыям болында,
Чәчәкләр сөрмәлеләр.
Янды җан, янды уфтанып,
Билгесез серләреннән.

Һәр караш минем йөрәкне
Көйдереп үтте төсле.
Сүзсез көйдергән карашлар
Ник болай үкенечле?..

Җыелып бергә, чәчәкләр
Килгәннәр күк яшьлектән;
Карыйлар күзгә, ә минем
Күзләремдә яшь кипкән.

Сорыйлар кебек чәчәкләр:
«Йә, әйт, нинди уең бар?»
Уйлардан уелып калды
Йөрәгемдә уемнар.

Оставьте комментарий