Шәһәрдә җәй

Кояшлы иртә,
Кояшлы көннәр.
Шәһәрдә кызу,
Кайда соң җилләр?
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә,
Шәһәрдә җәй.
Түбәләр кыза
Һәм юллар кыза,
Һәм машиналар
Бер-берсен уза.
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә,
Шәһәрдә җәй.

Шомырт чәчәкләре ак кына

Бакчаларга тулган шомырт исе
Тәрәзәдән кергән өйләргә.
Исереп бер шомырт исләреннән,
Исереп бер яшьлек хисләреннән,
Җырлыйк әле шушы көйләргә…

Шомырт чәчәкләре

Тын елгада ялгыз ай шәүләсе
Давыл да юк, исми җилләр дә.
Күңелемдә шомырт чәчәкләре
Хәтер кебек ярсып тибрәнә.

Шомырт бәйләме

Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдә шомырт исләре —
Яшьлегемнең кайнар хисләре.

Шиңмәсен сөю гөлләре

Көз җитсәдә яз ямьләрен саклый,
Түземле шул көзге чәчкәләр.
Алар бераз моңсу бусалар да,
Һаман әле нурлар чәчәләр.

Шаулый урман (беренче вариант)

Урман юлы буйлап туган якка,
Кайтып киләм таңнар аткан чакта.
Юлга ауган каен. Кемнәр кискән,
Нинди давыл, нинди җилләр искән?