Ярат мине (икенче вариант)

Йөрәгемнең читенә
Килә сине биклисем.
Яратам дигән сүземне
Нигә син ишетмисең?

Ярат мине, ярат мине,
Ярат син, чынлап ярат.
Көнләшүләремне берүк,
Шикләремне син тарат.
Ярат мине, ярат мине,
Ярат син, чынлап ярат.
Яратуларың йөрәккә
Булмасын иде газап.

Елмаеп син үт әле,
Яннарыма кил әле.
Йөрәгемне үзең белән,
Җаным, алып кит әле.

Ярат мине, ярат мине,
Ярат син, чынлап ярат.
Көнләшүләремне берүк,
Шикләремне син тарат.
Ярат мине, ярат мине,
Ярат син, чынлап ярат.
Яратуларың йөрәккә
Булмасын иде газап.

Мәхәббәттән исереп,
Яшим мин синең өчен.
Яннарымда син булганда,
Тоям мин сөю көчен.

Ярат мине, ярат мине,
Ярат син, чынлап ярат.
Көнләшүләремне берүк,
Шикләремне син тарат.
Ярат мине, ярат мине,
Ярат син, чынлап ярат.
Яратуларың йөрәккә
Булмасын иде газап.

Оставьте комментарий