Җырлый аккош соңгы җырын

Җырлый аккош соңгы җырын,
Мәхәббәтен юксынып,
Шауламый урман, исми җил —
Галәмнәр калган тынып.
Җырлый аккош җиргә-күккә
Моңнарын сибә-сибә,
Ярда камышлар яшь түгә
Яфракның яше кибә.

Җырлый аккош…

Җырлый аккош соңгы җырын, Мәхәббәтен юксынып, Шауламый урман, исми җил — Галәмнәр калган тынып. Җырлый аккош җиргә-күккә Моңнарын сибә-сибә, Ярда камышлар яшь түгә Яфракның яше кибә. Ярсу елга шарлавыклар Аның җырын куәтләп, Никтер кыймыйча торалар Кушылырга күмәкләп. Җырлый аккош моңлы җырын, Җан өзгеч хәтирәләр, Табигать бит — хыянәтсез, — Хыянәтсез мәхәббәтне Күкләргә күтәрәләр.

Җырлый тургай

Иртә таңнан, иртә таңнан
Киләм иркен кырга.
Һәм уятам, һәм уятам
Урман, тугайны.
Минем белән бергә,
Бергә эшкә чыга —
Күккә үрли сабан тургае.

Аккош белән серләшү

Язгы таңда күңелемдә калды
Ялгыз очкан аккош тавышы,
Аккош мине яшьлегемә илтте,
Уртак диде йөрөк сагышы…

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли
Олы хисләр уртак түгелме?
Син дә ялгыз аккош,
Мин дә ялгыз аккош,
Кем юатыр безнең күңелне.

Аккош күле (беренче вариант)

Ак күл өсләрендә ак томаннар
Күтәрелә таннар отканда.
Сагынып кайтам туган якларыма
Шаулап шомырт чәчәк атканда.

Черуки

Каурый-каурый канат кош булсам да,
Мин сандугач-былбыл түгелмен.
Былбыл тавышы кебек тавышым да юк,
Ә шулай да җырлый күңелем.