Ак мамыклар

Айлар, еллар үтте, көзләр җитте,
Тагы кошлар китә тезелеп.
Канат җилпеп очкан шул кошларның,
Мамыклары оча тезелеп.

Ак мамыклар, ап-ак мамыклар,
Явар микән җилгә кар булып.
Ояларын ташлап очкан кошлар,
Кайтыр микән кире пар булып.

Тагы мына соңгы көнен барлый,
Алтын сайрай сала көз җиле.
Бу тормышта, бары алышына,
Яшьлек кенә кайтмый шул кире.

Ак мамыклар, ап-ак мамыклар,
Явар микән җилгә кар булып.
Ояларын ташлап очкан кошлар,
Кайтыр микән кире пар булып.

Оставьте комментарий