Аккош күле (өченче вариант)

Бөтенләйгә инде ерак-ерак
Пар аккошлар очкан бу күлдән;
Мин дә китәм инде
Шул якларга карап,
Тик үкенмәм микән, үкенмәм?

Мин дә китәр идем көймәләрдә,
Көймәләрдә җәйге кичләрдә…
Армас микән кулым,
Талмас микән кулым
Ишкәкләрем ялгыз ишкәндә?

Пар аккошлар очкан бергә-бергә,
Матур күлләр тагын бар диләр…
Вәгъдәләрне безнең
Әйбер көтәр өчен
Ак каурыйлар калган каурыйлар.

Оставьте комментарий