Бормалы су

Ай бормалы, бормалы ла,
Бормалы су буйлары,
Бормалы су буйларында
Үскән зифа буйлары.
Ал матурмы, гөл матурмы,
Гөл булыйм юлларыңда;
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.

Язмыш түгел

Бергә уйнап үстек балачактан,
Тугры дуслар идек, иң якын.
Егет булып җиткәч сөю килде,
Йөрәкләргә салып ут-ялкын.

Язмышымда язлар булып кал

Көтмәгәндә кабындың син җанда,
Көтелмәгән яну бу утлар.
Кышларыма буран булып килдең,
Язларымда ләйсән булып кал.

Яшьлек дусларым (беренче вариант)

Алсу таңнарда мендек талларга
Без бергәләшеп, яшьлек дусларым.
Сокландык көнгә, тыңладык бергә
Туган якның моңлы кошларын.

Яшь күңел

Син яшь, диләр, һәрвакыт яшь күңелле, диләр,
Көннән-көн яшәрәсең, дип, миннән көнлиләр;
Яшәрәм, дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккә гашыйк мин,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.