Көтмәгәндә кабындың син җанда,
Көтелмәгән яну бу утлар.
Кышларыма буран булып килдең,
Язларымда ләйсән булып кал.
Бураннарда кабатланмас моңым,
Моңга тулган ап-ак болытлар.
Кышларыма ак моң булып килдең,
Язларымда хыял булып кал.
Күңелемә якты хисләр сиптең,
Бу җаныма сүнмәс өмет сал.
Тормышыма син кыш булып кердең,
Язмышымда язлар булып кал.