Минем юлларым

Инде хәзер нишләп карыйсы?!
Әллә яңа юллар сайлыйсы,
Әллә иске юлдан атлыйсы?!

Бормалы шул гомер юллары
Сикәлтәле гомер юллары
Чыгымлаган чакта атлары
Төшеп калганнар дагалары

Белмәдем лә шушы юлларның
Кай тарафка илтеп ташласын
Кайда дугаларның сынасын,
Кайда дагалар табыласын

Бормалы шул минем юлларым
Сикәлтәле минем юлларым
Шунда чыгымлаган атларым
Шунда югалган дагаларым!

Кайда йөрсәм, ниләр күрсәм дә
Мине юллар һаман чакыра
Тормыш чакрымнарын үткәндә
Нидер эзли йөрәк, ашкына

Борма — борма минем юлларым
Сикәлтәле минем юлларым
Анда көтәләрдер атларым
Андадыр алтын дагаларым!

Оставьте комментарий