Любизар

Бәхилләштек барыбыз.
Без сугыштан чыкканда,
Алдан чыкты даныбыз.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!

Французлар килеп ингән
Мәскәү дигән калага.
Безнең гәскәр кысып алгач,
Чыгып качты далага.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!

Наполеонга тәхет кирәк,
Үз җиренә сыймаган.
Мәскәүдәргә килеп ингәч,
Ул да үзен сынаган.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!

Французлар танынылар
Әрәсәйдә үзләрен.
Урыс, башкорт кысмаклагач,
Табалмыйлар эзләрен.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!

Мәскәүгә дә кердек без,
Парижне дә күрдек без.
Французларны җиңгәндә,
Җир җимертеп йөредек без.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!

Оставьте комментарий