Мин исән

Ул арган, диделәр,
Ул туйган, диделәр,
Туктаган, диделәр, атлаудан.
Беткән бит ул, дигән
Хәбәрләр килделәр,
Хәбәрләр килделәр ятлардан.
Иң якын дус дигән
Юлдашлар саттылар,
Бүлешмәскә диеп сукмакны.
Яраткан кешеләр тормышны ваттылар,
Кемнәрдер сукмакта туктатты.

Тик мин һаман исән,
Тормыш юлын кичәм,
Күрсәтми дошманнар күзенә
Тормышның карасын,
Йөрәкнең ярасын.
Тагын сукмак салам үземә.

Өметләнде күпләр,
Озак тормас, бетәр
Дип, мин үткәч сөйләп калдылар.
Булды арыган чак,
Булды абынган чак,
Аякларым юлдан ардылар.
Күктәге йолдызлар
Күчте башка якка.
Котырып каршыга жил исте,
Тик алга атладым,
Үземне сатмадым,
Таңнарымны көттем һәр кичне.

Тик мин һаман исән,
Тормыш юлын кичәм,
Күрсәтми дошманнар күзенә
Тормышның карасын,
Йөрәкнең ярасын.
Тагын сукмак салам үземә.

Оставьте комментарий